news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике машина катнашындагы һәлакәттә бала имгәнгән

Бүген көндез «Җиңү проспекты» метро станциясе каршында һәлакәт булган.

Казанда ике машина катнашындагы һәлакәттә бала имгәнгән
Гузель Миндиярова

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике чит ил машинасы катнашындагы һәлакәттә бала имгәнгән. Бу турыда шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамнары чатында, «Җиңү проспекты» метро станциясе каршында булган. «Лада» һәм «Опель» бәрелешкәннән соң, чит ил машинасы трамвай юлына чыккан.

«Һәлакәттә чит ил машинасындагы 4 яшьлек бала имгәнгән. Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр», — дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot