Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике машина бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
Авария бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Залесный бистәсендә булган.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртән Казанда ике чит ил машинасы юлны бүләлмәгән, алар бәрелешкән һәм һәлакәттә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Бүген иртән Залесный урамындагы 119нчы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Опель» һәм «Фольксваген» бәрелешкән. Шул һәлакәттә «Опель» юл киртәсенә барып бәрелгән.
«Юл-транспорт һәлакәтендә «Фольксваген» пассажиры зыян күргән. Бармагы сынган хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр», — диделәр ЮХИДИдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз