news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике кешене кадап үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган

Бүген башкаланың Мәскәү районында пычак белән кадаганнан соң, 26 һәм 27 яшьлек ике егет һәлак булган.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Казанда ике кеше үтерүдә шикләнеп, 38 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганагы хәбәр итте.

Һәлак булучылар 26 һәм 27 яшьтә булган. Пычаклы ир-ат тагын бер егетне яралаган, анысы хәзерге вакытта хастаханәдә.

Мәрхүм егетләрнең берсенең ике айлык улы ятим калган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100