Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике кеше сөрем газы белән агуланган, берсе вафат
68 яшьлек ир үлә, 95 яшьлек әбине авыр хәлдә хастаханәгә салганнар.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ». Павел Климчак). Башкаланың Киров районындагы каравыл йортында ике кеше – ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. Вакыйга урынына килгән медицина хезмәткәрләре аларны аңсыз хәлдә таба.
68 яшьлек ир газ белән агуланудан үлгән, 95 яшьлек әбине, авыр хәлдә, 7нче шәһәр хастаханәсенә салганнар. Бу хакта Татарстандагы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига төтен юлы дөрес эшләмәү аркасында килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз