Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике кеше үз фатирында газ белән агуланган, аларны хастаханәгә салганнар
Казанда ике кеше газ белән агулану симптомнары белән хастаханәгә эләккән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт торак инспекциясе.
Инцидент Парк урамындагы торак йортта булган. 20 фатирда газ ябылган, һәм, апрельдә планлы техник хезмәт күрсәтүгә карамастан, вентиляция һәм төтен юлларының торышы яңадан тикшерелә.
Моннан тыш, Казанда газ белән тагын ике очрак булган. Полеваядагы йортта вентканалларның герметик булмавын ачыклаганнар һәм газны япканнар. Якуб урамындагы йортта бер фатирда яшәүчеләр газүткәргечне су белән тутырып, үз белдеге белән газ колонкасын урнаштырганнар, – хәзер бөтен подъезд газсыз, ә тәртип бозучылар аварияне бетерү чыгымнарын түләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз