news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике катлы йорт яна

Ут бинаның икенче катында чыккан.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ике катлы йорт яна, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Мәрҗәни урамында урнашкан йортта янгын турындагы хәбәр бүген 8.01дә алынган. Бинаның беренче каты кирпеч, ә икенче каты - агач. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утның икенче катта чыкканлыгын ачыклаган һәм аны сүндерүгә керешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot