news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике көнлек конференция кысаларында педиатрия һәм балалар хирургиясе мәсьәләләре күтәреләчәк

Конференция эшендә Россиянең күп шәһәрләреннән, Израиль һәм Бельгиядән белгечләр катнашачак

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). 20-21 ноябрь көннәрендә Казанның “Корстон” комплексында халыкара вәкилләр катнашында “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” Россия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике көн дәвамында 30 дан артык симпозиум, тәҗрибә туплаучы табиблар өчен 2 мәктәп, медицинаның актуаль бүлекләре буенча 10 лекция укылачак. Конференция эшендә Россиянең күп шәһәрләреннән, Израиль һәм Бельгиядән белгечләр катнашачак. Конференция кысаларында “Заманча фармакотерапия һәм педиатриядә дәвалау юнәлешендәге тукландыру” VI еллык күргәзмәсе оештырылачак.
Белгечләр бөер, ашказан-эчәк тракты, нерв, йөрәк-тамыр системасы авырулары проблемалары хакында фикер алышачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot