news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике көн элек югалган ун яшьлек баланы эзлиләр

Малай кызыл футболка һәм зәңгәр спорт чалбарыннан булган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). 16 июнь көнне Казанда ун яшьлек Алмаз Артамонов югалган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенгә кадәр аның кайда булуы билгесез.

Малайның буе — 140 см, ябык, чәче кара төстә, күзләре — коңгырт. Малай кызыл футболка һәм зәңгәр спорт чалбарыннан булган. Аягында ак сызыклы кара кроссовки. Үзе белән коңгырт төстәге спорт букчасы булырга мөмкин.

Малайның кайда булуы турында яки башка мәгълүмат булса, 8(800)700-54-52 яки 112 номерына шалтыратып хәбәр итү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot