news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике көн эчендә 2 кечкенә сәүдә ноктасы янды
Исерек килеш тәмәке тарту - янгынга китергән төп сәбәпләрнең берсе
Скопировать ссылку
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). 2009 елның 31 декабреннән 2010 елның 4 гыйнварына кадәрге чорда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Дәүләт янгын хезмәте бүлекчәләренә янгын чыгу турында 227 сигнал алына. Бу чорда республикада 45 янгын теркәлеп, шуның 22 се торак секторга туры килгән. Янгыннарда 12 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше зыян күргән, барлыгы 64 кеше коткарылган.
Исерек килеш тәмәке тарту күпчелек очракта янгынга китергән төп сәбәп булып кала. Мәсәлән, шундый саксызлык Болгар шәһәрендә агач йортта яшәүче 1957 елгы ирнең гомерен өзә. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына чакырудан соң 6 минут узуга килеп җитә. Ул вакытта йортның түбәсендә ут дөрли, йорт эчендә куе төтен була. Утны җиңгән янгын сүндерүчеләр йортның арткы өлешендә хуҗаның мәетенә тап була. Ул утырган хәлдә була. Күршеләре раславынча, ир аракы эчәргә яраткан. Йорт эчендә электр яктырткычы да, газ белән тәэмин ителеш тә булмаган.
Бүген иртән Казанда Ямашев проспектындагы яңа төзелешләрнең берсендә - “Свей” ҖЧҖ төзелеш мәйданында каравылчының будкасы янып бетә. Анда бер ир мәете табыла. Янгын ут белән саксыз кылану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Шулай ук бүген иртәнге бишенче яртылар тирәсендә Фучик урамы 42 нче йортта яшәүчеләрдән сәүдә киоскы яну турында хәбәр алына. Тимер белән тышланган агач павильон тулысынча янып бетә. Янгын сүндерүчеләр хәрабәләр арасыннан янган хатын-кыз мәетен таба. Хәзер янгынга китергән сәбәпләрне ачыклау бара. Шулай да якынча мәгълүматлар төп сәбәпнең электр белән җылыту җиһазларын куллануда икәнлегенә ишарәли. Әлеге җиһазлар тәүлек дәвамында куллануга исәпләнмәгән булган. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2