news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике ир батып үлгән

Батучыларның гәүдәсен судан 2 нче зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чыгарган.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). 2 нче зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Комсомол күленнән һәм Киров районындагы Идел елгасыннан суга баткан ике ир-ат гәүдәсен чыгарган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарә матбугат хезмәтеннән.

Беренче очракта, 35 яшьлек казанлы пляжның рәсми коенырга рөхсәт ителгән зонасының чикләрен үтеп чыккан һәм баткан. Коткаручылар аның гәүдәсен дүрт метр тирәнлектәге һәм ярдан 20 метр ераклыктагы урыннан тапкан. Ирнең бату сәбәбе – рөхсәт ителмәгән һәм махсус җайланмаган урында коену.

Икенче очракта 71 яшьлек ир-ат Иделнең «Залив» бакчачылык ширкәте янында баткан. Аның гәүдәсен 1,5 метр тирәклектә, ярдан 15 метр ераклыкта табып алганнар. Беренче очрактагы кебек ирнең гәүдәсе хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган.

Баткан шәһәр кешеләре турындагы мәгълүмат 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 10.30 һәм 11.40 сәгатьләрдә килеп ирешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot