news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике ир-ат ватылган машиналарын ремонтлаган вакытта юл һәлакәтенә тарыган

Авария 1000 еллык мәйданында 2нче йорт каршында булган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда ике ир-ат ватылган машиналарын ремонтлаган вакытта юл һәлакәтенә тарыган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә 1000 еллык мәйданында 2нче йорт каршында «ВАЗ» автомобиле ватылып туктап калган. Шофер һәм пассажир машинаны төзәткән арада, транспорт чарасына зур тизлектә «Хендэ» автомобиле килеп бәрелгән.

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атларны хастаханәгә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot