news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике ир-ат ис газыннан агуланып үлгән, тагын икесе зыян күргән

Һәлакәт урынына килгән коткаручыларга фатирга керү өчен ишекне каерып ачарга туры килгән.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казанда ике ир-ат ис газыннан агуланып үлгән, тагын икесе зыян күргән.

Бүген көндез ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Октябрьнең 25 еллыгы урамы, 13/6 адресы буенча ис газы белән агулану турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Һәлакәт урынына килгән коткаручыларга фатирга керү өчен ишекне каерып ачарга туры килгән.

Алар фатирга кергәч, дүрт ир-атны күргән: аларның икесе ис газыннан агуланып үлгән, тагын икесе зыян күргән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot