Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ике инвалидны кыйнаган һәм талаган егетләрне тоткарлаганнар
Җинаятьчеләр ир-атларга юл уңаенда баручы автомобильгә бергә утырып кайтырга тәкъдим итә, ә машина китеп баргач, аларны кыйныйлар һәм телефоннарын алалар.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан полициясе юлдашларын кыйнаган һәм талаган ике җинаятьчене тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кич белән 56 һәм 57 яшьлек, сәламәтлеге буенча чикләүләре булган ике ир-ат, «Можайский» тукталышында өйләренә кайту өчен транспорт көткән. Шул вакытта автобустан чыккан ике яшь кеше аларга бергәләп юл уңаена машина тотарга тәкъдим итә.
Дүртесе дә йөртүчедән аларны Авзалова урамындагы йорт янында төшерүен сораган. Машина китүгә, таныш булмаган кешеләр юлдашларын кыйный башлый, аларның телефоннарын тартып ала һәм качып китәләр.
Нәтиҗәдә, зыян күрүчеләрнең берсе башы җәрәхәтләнгән, аскы теш казнасы сынган һәм башка авыр җәрәхәтләр алган.
Әлеге факт нигезендә «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрне ачыклап, тоткарлыйлар. Хәзер 25 һәм 29 яшьлек шикләнелүчеләр СИЗОда утыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз