news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, бер яшьлек сабый зыян күргән

Казанның Әмирхан урамында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.

Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Kia машинасына юл бирмәгән Лада Гранта автомобиле йөртүчесенең гаебе аркасында килеп чыккан.

Бәрелешү нәтиҗәсендә Kia пассажиры булган бер яшьлек сабый зыян күргән

news_right_1
news_right_2
news_bot