news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, 17 яшьлек пассажир кыз зыян күргән

Казанның Кече Крыловка урамында Skoda һәм «Лада» автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, авария чит ил маркалы машина йөртүчесенең гаебе белән килеп чыккан – ул юл бирмәгән.

Ике машина бәрелешү аркасында «Лада» автомобиленең 17 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аның баш имгәнгән. Кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot