news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике имам Татарстан Диния нәзарәте аттестациясен уза алмаган

Татарстан Диния нәзарәтенең Аттестация комиссиясе үз эшен дәвам итә, быел Казанда 26 сентябрьдән башланган аттестацияләрдә 58 хәзрәт катнашкан.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстан Диния нәзарәтенең Аттестация комиссиясе үз эшен дәвам итә. Кичә әлеге Аттестация комиссиясенең нәзарәттә узган чараттагы утырышына Казанның Авиатөзелеш, Идел буе һәм Вахитов районнарыннан 6 имам чакырылган иде, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Ислам дини фәннәрен белүен һәм үтәгән вазифага тәңгәл килүен ачыклау өчен үткәрелгән сынауны өч хәзрәт уңышлы узган. Ә калган өч хәзрәтнең ТР Диния нәзарәте имам-хатыйбы вазифасын башкару өчен профессиональлеге тиешле дәрәҗәдә булмавы ачыкланган. Аларның алга таба эшчәнлеге турында аерым карар кабул ителәчәк.

Мәгълүм булганча, Казанда быел 26 сентябрьдән башланган аттестацияләрдә 58 хәзрәт катнашкан. Аттестация комиссиясе алардан 29 кеше үз вазифасына тулысынча тәңгәл килүен ачыклаган. 27 кеше профессиональ яктан кабаттан әзерлек үткән очракта яки сынау срогы нәтиҗәләренә карап, үз вазифаларын яңадан дәвам итә алачак. 2 кеше имам вазифасына тәңгәл килми дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot