news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике җиңел машина катнашындагы авариядә 16 яшьлек кыз зыян күргән

Юл һәлакәте кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә Глушко урамындагы 24нче йорт каршында булган.

Казанда ике җиңел машина катнашындагы авариядә 16 яшьлек кыз зыян күргән

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл һәлакәте кичә кичке җиденче яртылар тирәсендә Глушко урамындагы 24нче йорт каршында булган. Башлангыч фаразлар буенча, Марий Эл Республикасы номерлары куелган «Лада»ның 19 яшьлек йөртүчесе борылышта 40 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Skoda автомобиленә юл бирмәгән.

«Нәтиҗәдә, чит ил автомобиленең пассажиры — 16 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып киткән. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң кызны өенә кайтарып җибәргәннәр», - дип ачыклык керттеләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100