Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
Авария Чистай һәм Бондаренко урамнары киселешендә «Лада Гранта» һәм Mazda катнашында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чистай һәм Бондаренко урамнары киселешендә «Лада Гранта» һәм Mazda катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария урынына ике ашыгыч ярдәм машинасы килде.
«Татар-информ»га фаҗига шаһитлары хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Гранта» җиңел машинасын йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Автомобильдә куркынычсызлык мендәрләре эшләгән, хатын-кызны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Моннан тыш, шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә 14 яшьлек үсмер җәрәхәтләнгән.
Хәзерге вакытта авария турында мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклый, алар һәлакәт урынында эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз