Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ике җиңел автомобиль белән авариядә дүрт кеше имгәнгән
Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Казанда ике җиңел автомобиль (берсе Удмуртиядән килгән) катнашындагы авариядә дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган. Биредә KIA һәм Удмуртия Республикасы номерлары куелган Hyundai автомобиле юлны бүлешә алмаган.
Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә юлга аркылы баскан.
«Ким дигәндә дүрт кеше зыян күргән. Барысы да — пассажирлар. Табиблар аларны хастаханәгә алып китте. Корея автомобиленең йөртүчесе дә төрле тән җәрәхәтләре алган. Әмма ул хастаханәгә барудан баш тартты», — дип сөйләде авариянең шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз