news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике фотоконкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе Илнар Төхбәтов конкурсның берсендә лауреат булды

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанда,"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында, Бөтенроссия “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” һәм "Татар халкының этнографик мозикасы" фотоконкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бу уңайдан агентлык холлында конкурсларда җиңүчеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.  ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина сүзләренчә, конкурслар беренче тапкыр "2014-2020 елларга ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" һәм "Татар милләтенең милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2016 еллар)" дәүләт программалары кысларында үткәрелгән. Программалар Татарстан бюджетыннан финанслана һәм төрле милләтләр арасында үзара аңлашуга нигезләнгән мөнәсәбәтләрне саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Гүзәл Нигъмәтуллина билгеләп узганча, Татарстанда милләтара вазгыять тотрыклы, моны агымдагы елның май аенда үткәрелгән социологик тикшеренүләр дә раслый. Татарстанда бик күп милли бәйрәмнәр - Нәүрүз, Май чабу, Сабан туе, "Крутушка" этно-мәдәни фестивале, "Татарстан - уртак йортыбыз" фестивальләре һ.б. зур чаралар уздырыла.

"Бүген без күргән күргәзмә ала таба зур күләмле дәүләт чараларында, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә дә файдаланылачак", - диде Гүзәл Нигъмәтуллина.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломина хәбәр иткәнчә, тынычлык һәм дуслык, этникара, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу темасы торган саен актуальләшә бара. Дөньядагы сәяси хәл дә аны актуальләштерүгә этәрә.

Әйтергә кирәк, ике бәйге дәвам иткән 1,5 ай эчендә Татарстан, Краснодар крае, Ямал-Ненец автономияле округы, шулай ук Оренбург, Төмән, Чиләбе, Самара, Сарытау, Түбән Новгород, Әстерхан, Мәскәү өлкәләреннән 500әр эш алынган.

Нурия Беломина ассызыклаганча, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы конкурс нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасы: тынычлык һәм дуслык" фотоальбомын бастырачак, аңа иң яхшы эшләр керәчәк. Фотоальбомны төрле илләрдән килгән кунакларга күрсәтәчәкләр.

ТР Фотографлар берлегенең худсовет җитәкчесе Фәрит Гобәев билгеләп узганча, конкурс лауреатлары Олег Косов, Максим Богодвид һәм Солтан Исхаков Казан фотография мәктәбе вәкилләре санала.

"Бу кешеләр -  чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары. Алар эш көне тәмамлагач та фотосурәткә төшерүдән туктамый. Алар тәнәфесләр ясамый диярлек, фотога төшерү процессы тәүлек буе дәвам итә дисәң дә ярый", - диде Фәрит Гобәев.

Бөтенроссия "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" конкурсы нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы фото” номинациясендә 1 нче урынны “Каравон” , “Уха бәйрәмендә” эше өчен казанлы Евгения Павлова алды, 2 нче урында – “Бәйрәм намазы. Ураза бәйрәме” эшләре өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Илнар Төхбәтов (Тухбатов), 3 нче урында – “Утырмалар” эше өчен Краснодар  краеннан Анна Жаворонкова.

“Фотоэшләр сериясе” номинациясендә: 1нче урында Казаннан - Алексей Насыров, 2 нче урын - Алексей Бухтияров (Ямал-Ненец автономияле округы), 3 нче урын - Рамил Фәттахов (Азнакай, Татарстан). Махсус бүләкне Краснодар краеннан Татьяна Петрова алды.

"Татар халкының этнографик мозикасы" фотоконкурсында "Халык-гамәли сәнгать" номинациясендә беренче урынны Зәйдән Рәзимә Кашапова яулады. Казаннан Олег Косов икенче булды. Ә өченче урында - шулай ук Казаннан Людмила Белоусова.

"Традицияләр һәм гореф-гадәтләр" номинациясендә Казаннан Максим Богодвидка тиңнәр табылмады, икенче урында да Казан фотографы - Алексей Насыйров. Әстерханнан Илнур Аубәкеров өченче булды.

"Портрет" номинациясендә Казаннан Солтан Исхаков беренче булды. Икенче урында - Казаннан Максим Богодвид. Әстерханнан Илнур Аубәкеров янә өченче урын алды.

Лауреатларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100