Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике фатирлы йортта хатын-кыз янып үлгән
Ут белән көрәшүчеләргә йортның хатын-кыз яши торган өлешендә янгын чыгуы хакында күршеләр әйткән.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ике фатирлы йортта чыккан янгында хатын-кыз янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүгенге төнлә әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Вересаев урамында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән. Урынга 5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, табиблар, авария хезмәтендә эшләүчеләр юл тоткан.
Ике фатирга бүленгән йортның берсендә – 55 яшьлек ир-ат, икенчесендә хатын-кыз яшәгән. Күршеләр ут белән көрәшүчеләргә йортның хатын-кыз яши торган өлешендә янгын чыгуы хакында әйткән.

Тикшерү барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре киемнәре өлешчә янган хатын-кыз мәетенә тап булган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны дүрт минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз