news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике елда 2170 урынга 10 балалар бакчасы төзиячәкләр

Казанда быел өч яңа балалар бакчасы төзелгән.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казанда 2018-2019 елларда 2170 урынга 10 балалар бакчасы төзиячәкләр. Бу хакта шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең “Казан мәгариф системасы – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог өчен киңлек” август конференциясендә Татарстан башкаласы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов җиткерде.

Һидиятов быел Казанда өч яңа балалар бакчасы төзелүен әйтте. Аерым алганда, “Арт Сити” һәм “Весна” торак комплексларында 340 урынга һәм “Юбилейная станция”дә 220 урынга мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре ачылган.

Татарстан башкаласы мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, балалар бакчаларына 71 меңләп бала йөри, бакчага беренче тапкыр аяк басучылар 17 меңнән артык булган.

  • Татарстан башкаласында 312 балалар бакчасы эшләп килә.
  • Мәгариф оешмаларын төзекләндерүгә быел бюджеттан 1 млрд 206 млн сум акча тотылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot