news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда ике егет бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаган һәм “Айфон”ын урлаган

Росгвардиячеләр оператив төстә әлеге егетләрне Фучик урамында тоткарлаган.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда ике егет кыз туганы алган бурычлары өчен 22 яшьлек кызны кыйнаганнар һәм акча урынына “Айфон”ын алганнар, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте.

Кичә Росгвардия наряды Сыртланова урамындагы бер йортка иртүк чакырыла. Фатирдагы 22 яшьлек кыз һәм кыз туганының 20 яшьлек дус егете янына айнык булмаган ике егет килеп, аларга һөҗүм иткән. Аларны пыяла шешә белән кыйнап, кызның 64 меңлек “Айфон”ын алганнар. Егетләр аны кыз туганы алган акча урынына алуларын аңлаткан.

Росгвардиячеләр оператив төстә әлеге егетләрне Фучик урамында тоткарлаган. Ачыкланганча, алар эшсез җирле 21 һәм 22 яшьлек егетләр булып чыккан. Росгвардиячеләр егетләрне полицейскийларга тапшырган. “Талау” маддәсе нигезендә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100