news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, ике BMW автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә, җәяүле үлгән

Бәрелешкәч, бер автомобиль тротуарга чыккан булган

 (Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казанда, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 57 яшьлек хатын-кыз тәне авыр җәрәхәтләнеп, соңыннан ул үлгән, дип хәбәр итә Казанның ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге.

Юл һәлакәте кичә 15.45 сәгатьтә Университет урамында булган. Уң Болак урамы ягыннан хәрәкәт итүче BMW автомобиленең 57 яшьлек йөртүчесе Островский урамы чатында “Юл бир” билгесе таләбен үтәмәгән һәм 29 яшьлек ир-ат идарәсендәге BMW автомобиле белән бәрелешкән.

Бәрелешүдән соң, икенче чит ил машинасы тротуарга чыккан һәм андагы 57 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләнгән ханым 19.00 сәгатьтә хастаханәдә үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100