news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике баласы белән ана кеше ис газы белән агулангач, тикшерү башланды

Тикшерү вакытында газ чыгуы ачыкланмаган, ә йорт эчендәге газ җиһазлары төзек булган.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Мулланур Вахитов урамындагы йортларның берсендә ике кызы белән ана кеше агуланган. Шул сәбәпле, Казанның Киров районы прокуратурасы тикшерү башлады.

Бу хәл кичә кичке сәгать ун тирәсендә булган. 50 яшьлек хатын-кыз белән аның 12 һәм 8 яшьлек кызларын хастаханәгә китергәннәр. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Тикшерү вакытында газ чыгуы ачыкланмаган, ә йорт эчендәге газ җиһазлары төзек булган.

«Бу йортка Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Максим Жолобов барган. Күзәтчелек ведомствосы профильле тармак белгечләре белән бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын куллану буенча иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерәчәк», — диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot