news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике балалы гаилә фатирда газ белән проблемалар булу аркасында хастаханәгә эләккән

Дүшәмбегә каршы төндә Казанда дүрт кешелек гаилә фатирда газ белән проблемалар булу аркасында хастаханәгә эләккән. Ир-ат М.Н.Садыйков исемендәге 7нче номерлы дәүләт клиник хастаханәсенә, ә ике бала белән әни кеше Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Аларның хәле тотрыклы.

Бу очрактан соң Казандагы Даурия урамындагы йортта биш фатирны газ белән тәэмин итүне туктатканнар. Һәр фатирны тикшергәннән соң гына фатирларга яңадан газ тоташтыру мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә.

Элегрәк Шамил Усманов урамындагы 17нче йортта да шундый очрак булды. Анда ун фатирда газ сүндерелгән. Барлык очракларда да һава циркуляциясе бозылу сәбәп булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot