news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда ике бала табу йорты һәм биш хастаханә кайнар сусыз калачак
4-5 сентябрь көннәрендә шәһәрдә «Татэнерго» җәмгыяте җылылык челтәрләрен кышкы чорга әзерләү буенча планлы эшләр үткәреләчәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Татэнерго» җәмгыяте җылылык челтәрләрен гидроопрессовкалау эшләре башлана, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Шуңа бәйле рәвештә, 4-5 сентябрь көннәрендә шәһәрнең барлык районнарында кайнар су бетеп торачак.
Мисал өчен, Казанның 2 нче җылылык электр үзәгендә 6 нчы җылылык челтәрендә планы эшләр башкару нәтиҗәсендә, Урицкий бистәсендә, 2 нче һәм 4 нче бала табу йортларында, 9 нчы һәм 16 нчы шәһәр хастаханәләрендә, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Республика тернәкләндерү үзәгендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары хастаханәсендә, «Казаноргсинтез» профилакторие һәм «Тасма» стадионында кайнар су бирү вакытлыча туктатылып торачак.
Моннан тыш, Мәскәү районындагы 9 урамда яшәүчеләр дә кайнар сусыз калачак. Алар:
Воровский урамы 17/7, 19, 21, 23, 25;
Восстание урамы 60, 62;
Восход урамы 45;
Гагарин урамы 24, 26, 28 б;
Декабристлар урамы 178 а, 180, 180 а, 180 б, 182, 184, 184 а, 186, 203, 205;
Ибраһимов проспекты 2, 4, 6, 12, 14;
Коломенская урамы 17;
Академик Королев урамы 2, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 16, 18, 19, 20, 22, 30, 34;
Мөхәммәдьяров урамы 34.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot