news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике бала сөрем газы белән агуланган

Узган якшәмбедә Казанда сөрем газы белән агулануның ике очрагы булган. Беренчесе кичен Әмәт урамында бер яшьлек кыз утын ягып җылытыла торган мунчада сөрем газы белән агуланган. Баланы уртача авыр хәлдә Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, икенче очрак шулай ук кич белән Парк урамындагы 5нче торак йортның бер фатирында булган. 30 яшьлек хатын һәм яңа туган кыз бала сөрем газы белән агуланган. Баланы шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсенә уртача авыр хәлдә китергәннәр. Хатын-кыз җиңелчә агуланган, ул хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Ике очракның да сәбәбен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100