news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике автомобиль бәрелешкәннән соң, берсенә ут капкан

Юл-транспорт һәлакәте Чистай һәм Бондаренко урамнары чатында булган.

Казанда ике автомобиль бәрелешкәннән соң, берсенә ут капкан
очевидцы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Кичә Казанда Чистай һәм Бондаренко урамнары чатында «Мазда» һәм «Опель Астра» автомобильләре бәрелешкән. Шуннан соң, «Опель Астра»га ут капкан. Әлеге аварияне видеога төшереп алганнар.

«Опель Астра» автомобилен йөртүче сүзләренчә, ул Чистай урамы буйлап метро ягыннан «Казан Арена» стадионына таба светофорның яшел утына хәрәкәт иткән. «Мазда» автомобиле исә стадион ягыннан Чистай урамы буйлап барганда «Татмедиа» бинасына таба борылган чагында юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, юл һәлакәте килеп чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, яна башлаган «Опель»не ут белән көрәшүчеләр сүндергән. Янгынның мәйданы бер квадрат метр тәшкил иткән.

Юл һәлакәтендә зыян күргән бер кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә озатканнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100