Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда, ике автобус бәрелешү нәтиҗәсендә, өч кеше зыян күргән
Автобуслар бер үк юнәлештә хәрәкәт иткән
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә бер юнәлештә хәрәкәт итүче ике маршрут автобусы бәрелешкән, дип хәбәр итә бүген республика башкаласы ЮХИДИенең пропаганда бүлеге.
Һәлакәт нәтиҗәсендә бер автобусның пассажирлары зыян күргән.
Кичә 7.50 сәгатьтә К.Маркс урамы буенча Мөштәри урамы юнәлешендә хәрәкәт итүче “МАЗ” автобусы шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче “МАЗ” автобусы белән бәрелешкән. Автобус йөртүчеләренә - 38 һәм 39 яшь.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, икенче автобусның пассажирлары төрле җәрәхәтләр алган - 76 яшьлек пенсионер хатын-кыз, 18 һәм 27 яшьлек кызлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз