news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда икътисадый актив халыкның сәламәтлеге мәсьәләләре каралачак

Быелның маенда башкалабызда, Казан дәүләт медицина академиясенең 90 еллыгына багышлап, “Икътисадый актив халыкның сәламәтлеге” темасына фәнни-гамәли конференциясе узачак

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Быелның маенда башкалабызда, Казан дәүләт медицина академиясенең 90 еллыгына багышлап, “Икътисадый актив халыкның сәламәтлеге” темасына фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Медицина академиясенең рәсми сайты биргән мәгълүматка караганда, конференциядә икътисадый актив халык арасында авыручылар, инвалид булучылар саны, табигый булмаган сәбәпләрдән үлем-китем очраклары; сәламәтлекне саклау процессы белән идарә итү – профилактик тикшерүләр, амбулатор-сырхауханә, хастаханә шартларында ярдәм күрсәтү, шифаханәләрдә сәламәтләндерү; мәҗбүри һәм үз ихтияры белән медицина иминиятләштерү; икътисадый актив халык сәламәтлегенең медицина-социаль, хокукый һәм икътисадый аспектлары; халыкның яшәү рәвешен оптимальләштерү һәм башка мәсьәләләр каралачак, дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot