news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда III татар музыкасы, шигърият һәм театр фестивале була

Казанда III татар музыкасы, шигърият һәм театр фестивале була
Фото: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

20 мартта 18:30 сәгатьтә III татар музыкасы, шигърият һәм театр фестиваленең концерт-ачылышы була. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елда республикада күренекле татар композиторларының юбилей даталары билгеләп үтелә: Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы, Җәүдәт Фәйзинең 115 еллыгы, Алмаз Монасыйповның 100 еллыгы, Фасил Әхмәтовның 90 еллыгы, Әнвәр Бакировның 105 еллыгы, Заһид Хәбибуллинның 115 еллыгы.

Концерт программасына юбиляр композиторларның әсәрләре кертелгән. Казан консерваториясе концерт камера оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Вадим Дулат-Алеев), солистлар Динар Шәрәфетдинов һәм Айгиз Хәйдәршин башкаруында Алмаз Монасыйповның «Тукай ритмнарында» вокаль-симфоник поэмасы яңгыраячак, ул татар музыкасының классикасы булып санала һәм татар халкының рухын һәм традицияләрен тирән чагылдыра.

Опера студиясе (мөдир Әлфия Җаппарова) «Tatarica» оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Ринат Халитов) белән Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» һәм «Хуҗа Насретдин» спектакльләреннән, Салих Сәйдәшевнең «Наемщик», «Чын мәхәббәт» спектакльләреннән күренешләр тәкъдим итәчәк, алар татар театрлары репертуарында актуаль һәм яратып каралуын дәвам итә.

Казан триосы башкаруында «Су анасы» балетыннан Сэрви һәм Алмай дуэты яңгыраячак. Концерт программасында шулай ук Ф.Әхмәтов, З. Хәбибуллин әсәрләре дә бар.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100