news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда III Татар абыстайлары форумы узачак

Казанда III Татар абыстайлары форумы узачак
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Иртәгә Казанда «Мәрҗани» мәчетендә III Татар абыстайлары форумы узачак. Әлеге чарада Татарстан мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 100ләп мөслимә катнашачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум зур датага – һиҗри исәп буенча агымдагы 1447нче елда билгеләп үтеләчәк Пәйгамбәребез Мөхәммәднең 1500 еллыгына багышлап оештырыла.

Форумның пленар өлешендә катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк.

Көн дәвамында катнашучылар үз эшчәнлекләре һәм кайбер нәтиҗәләр буенча фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак һәм идеяләр белән бүлешәчәк.

Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, шулай ук Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән абыстайлар үзләренең кызыклы башлангычларын җиткерәчәк, диелә хәбәрдә.

  • Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мөслимәләр берлекләре 2005нче елдан эшләп килә. Шул вакыттан бирле халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләрен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә абыстайларның эш тәҗрибәсе формалашкан.
news_right_1
news_right_2
news_bot