news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда II хирурглар конгрессы узачак

28-29 май көннәрендә Казанда «Тыныч вакытта һәм сугыш чорында кичектергесез хирургия» II хирурглар конгрессы узачак.

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркка Россиянең төрле төбәкләреннән хирурглар җыелып, проблемалар турында фикер алышачак, тәҗрибә, төрле алымнар, инновацияләре белән уртаклашачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Конгрессның ике көнлек программасы кичектергесез хирургиянең төрле юнәлешләрен үз эченә ала. Табиблар, шулай ук, экстремаль шартларда хирурглар эше, өзлегүләрне кисәтү, яралыларга һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен күтәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot