news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үткәрелә

Анда 6 дистәгә якын җитештерүченең хәләл продукциясе сатуга куела, мәдәни чаралар оештырыла

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). 29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үтәчәк. Ярминкәдә 60ка якын җитештерүченең хәләл продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.

Ярминкә кысаларында төрле мәдәни чаралар, конкурслар һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру да каралган.
Ярминкәне ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.

“Казан” агросәнәгать паркындагы ярминкә 8.00-15.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Агар урамы, 2 нче йорт (“А”залы) адресы буенча үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Диния нәзарәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot