Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда II Халыкара Маммопластика мәктәбе ачыла
Мәктәп кысаларында өч күрсәтмә операция уздыру планлаштырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). 18 нче сентябрь көнне Казанда II Халыкара Маммопластика мәктәбе ачыла. Чара сөт бизләренең реконструктив, пластик һәм эстетик хирургиясе белән шөгыльләнүче хирург-маммологлар, онкологлар һәм пластик хирурглар өчен оештырыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ауропаның абруйлы дәвалау учреждениеләреннән танылган экспертлар операцияләр ясауның төрле алымнарын чагыштыру һәм аудитория белән шәхси тәҗрибәсен уртаклашу максаты белән чыгыш ясаячак.
Мәктәп программасы сөт бизләренең реконструктив, пластик һәм эстетик хирургиясенең актуаль мәсьәләләре буенча телдән презентацияләрне үз эченә ала. Күрсәтмә операцияләрнең видеотрансляцияләре үткәреләчәк, “реаль вакыт” режимында операция ясаучы хирурглар белән процесс барышында туа торган мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.
Мәктәп кысаларында өч операция уздыру планлаштырыла.
18 нче сентябрь иртәнге сәгать 8 дә Республика клиник онкологик диспансерында белгечләрдән интервью алу мөмкинлеге тудырыла. Журналистларның сорауларына “Сана Клиникен” клиникасының пластик хирургия бүлеге җитәкчесе, профессор Кристоф Андре Дюссельдорф, “Гай һәм Изге Томас” госпиталенең пластик хирургия бүлеге җитәкчесе, профессор Джиан Фархади, КДМАнең онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры, IAPSO президенты Артур Исмәгыйлев җавап бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз