news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы була

Чара Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк.

Казанда 19–23 июньдә Бөтенроссия балалар фольклориадасы узачак. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Фольклориада Россия Федерациясе халыкларының һәм этник берләшмәләренең мәдәни үзенчәлеген саклауга һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү бурычларын тормышка ашыруга, илдә балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Чарада фольклор һәм җыр-бию коллективлары, милли уен коралларында башкаручылар чыгыш ясар дип көтелә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, катнашу өчен гаризалар 15 мартка кадәр кабул ителә.

Иң зур балалар фольклор фестивале турында «Россия» Халыкара күргәзмәсендә сөйләячәкләр. 13 мартта 18:00 сәгатьтә «Безнең мәдәният» павильонында «II Бөтенроссия балалар фольклориадасына кадәр 100 көн» дигән презентация була.

Проектка стартны катнашучылар - Мәскәү, Татарстан һәм Чувашия балалар фольклор коллективлары, Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Чувашия Республикасы мәдәният министрының милләтләр эшләре һәм архив эше буенча урынбасары Георгий Богуславский бирәчәк.

Проект Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән «Халык иҗаты-балаларга» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Оештыручылар: В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, «Разноцветье» иҗади инициативаны үстерү үзәге

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100