news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Игорь Моисеев исемендәге халык биюе ансамбле атаклы “Татар кызы”н башкарачак
18-19 мартта М.Җәлил театры сәхнәсендә Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академик халык биюе ансамбле “Дөнья халыклары биюләре” дигән программа тәкъдим итә
Скопировать ссылку
(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 18 һәм 19 март көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театры сәхнәсендә олы кунагыбыз – Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академик халык биюе ансамбле “Дөнья халыклары биюләре” дип исемләнгән программа тәкъдим итә. Бүген Татарстанның Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында ансамбль җитәкчелеге һәм биючеләре программаның үзенчәлеге турында сөйләде.
Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академик халык биюе ансамбле - күренекле хореограф Игорь Моисеев тарафыннан 1937 елда оешкан атаклы коллектив. Аның язмышын күздә тотып, Игорь Моисеев 1943 елда ансамбль каршында дөньяда беренче булып халык биюенең профессиональ мәктәбен ача. Һәр биш ел саен мәктәпкә яшь биючеләр – 25 егет һәм 25 кыз алына.
73 ел эшләү дәверендә Игорь Моисеев ансамбле бөтен җир шарында Россиянең визит кенәгәсе була. Коллектив илебезнең күпмилләтлелеген, дөньяның хореографик мәдәниятен үз биюләре аша ача. Менә инде ике ел ансамбль җитәкчесез эшли. Игорь Моисеев 2007 елда 102 яшендә дөнья куя. Әмма укучылары аның эшен дәвам итә, хореограф мирасын саклап, яшь буынга тапшырып тора. Ансамбльнең директоры, Россиянең халык артисткасы Елена Щербакова әйтеп үткәнчә, Игорь Моисеев - халык сәнгатенең профессиональ була алуын исбатлаган кеше. Ул милли бию үзенчәлекләрен, хореографик, драма һәм музыка сәнгатен яхшы белеп, халык-сәхнә хореографиясе дигән жанрын тудыра. Бүген ансамбленең үз кыйбласы, йөзе бар, ул - заман шаукымына бирелми торган коллектив.
Казанда ансамбль 2003 елда Р.Нуриев исемендәге фестиваль кысаларында бер номер белән чыгыш ясаган була. Ә зур программа белән коллектив башкалабызга 40 ел узгач беренче тапкыр килә. Ансамбльдә милләттәшләребез дә эшли. Казаннан Алсу Гайфуллина, әти-әнисе чыгышы белән республикабызның Буа районыннан булган, үзе Мәскәүдә туган Айрат Кәримов - ансамбльнең йөзе булган биючеләр.
Казанда ансамбль күрсәтәчәк программа - бик бай һәм күпкырлы. Беренче бүлектә биючеләр “Җәй” дигән рус, калмык, “Хоруми” дигән аджар, молдаван, “Сиртаки” грек биюләрен тәкъдим итәчәк. Икенче бүлектә исә ансамбль Бессарабия чегәннәре, “Санчонга” дигән корея, “Хоропо” дигән Венесуэла, Арагон хота, Россиянең халык артисты Рудий Ходжоян башкаруында “Гаучо” аргентин көтүчеләре биюләрен бүләк итәчәк. Казанлыларга коллектив “Татар кызы” дип исемләнгән атаклы биюне дә алып килә. Аны биючеләр Ольга Волина, Дмитрий Клокотов һәм Олег Чернасов башкарачак. Программаны Игорь Моисеев куелышындагы атаклы “Яблочко” сюитасы төгәллиячәк.
Алга таба да коллективның Казанга юлы өзелмәс, дип ышана ансамбль директоры Елена Щербакова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot