news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Игенчеләр сарае каршында яңа ел күңел ачулары өчен мәйданчык ачылды

8 гыйнварга кадәр кунаклар конкурсларда һәм викториналарда катнаша, бүләкләр ала һәм чәй белән сыйлана ала.

Казанда Игенчеләр сарае каршында яңа ел күңел ачулары өчен мәйданчык ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 декабрь «Татар-информ», Оксана Романова). Казанда Игенчеләр сарае каршында бүген яңа ел күңел ачулары өчен мәйданчык ачылды. 8 гыйнварга кадәр кунаклар конкурсларда һәм викториналарда катнаша, бүләкләр ала һәм чәй белән сыйлана ала, шәһәрнең иҗат коллектилары һәм артистлары белән бергә җырлый һәм бии ала.

Яңа елны бәйрәм итү республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республика Кулланучылар берлеге һәм Казан кооператив институты белән бергә оештырылган.

Мәйданчыкта иртән иң яхшы кар бабай ясау конкурсы узды, шулай ук “Армспорт”, гирь күтәрү, кашыкка йомырка салып йөгерү, туп ату, чаңгыда шуу кебек конкурслар оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100