Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Игенчеләр сарае каршында узачак көзге Сабан туенда шифаханәгә юллама уйнатыла
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге муллык бәйрәмнәрен оештыруны дәвам итә.
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ") Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанның Игенчеләр сарае каршында быелгы уңышка багышланган көзге Сабан туйлары оештыруны дәвам итә. Чираттагы бәйрәм 12 ноябрьдә, шимбә көнгә билгеләнгән, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә уздырылачак бу бәйрәмдә Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен иҗат коллективлары, Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашында күңел ачу программасы сәгать 11.00 ачылачак.
Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Казан дәүләт аграр университеты үз уку йорты белән таныштырып, "ачык ишекләр" көне уздырса, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бакчачылар өчен викторина үткәрәчәк. Һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булачак. Сәгать көндезге 12 тулгач, бушлай таратылган лотерея уйнатылачак, төп приз – шифаханәгә юллама.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз