news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Игенчеләр сарае каршында халык күңел ачулары оештырылды

Монда бәйрәм лотереясында җиңүчеләр 50 тере бүләк алачак. Төп бүләк - бозау.

Казанда Игенчеләр сарае каршында халык күңел ачулары оештырылды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда Игенчеләр сарае янында бүген Татарстанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән халык күңел ачулары оештырылды. Бәйрәмдә катнашучыларны кайнар пылау, ит шулпасы белән сыйлыйлар, спорт һәм иҗади конкурсларда катнашырга чакыралар.

Концерт программасын Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов ачты. Ул бәйрәм кунакларын Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Салкын булуга карамастан, Игенчеләр сарае мәйданында кеше күп иде. Кунаклар алдында татар эстрадасының популяр артистлары Рәсим Низамов һәм Айгөл Рәхимова, Биектау районы һәм Чаллы иҗат коллективлары чыгыш ясый. Төрле җәнлекләр булып киенгән аниматорлар балаларның күңелен ача, Кыш бабай балаларны атта йөртә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бу көннәрдә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме чаралары барлык паркларда һәм скверларда уза. Игенчеләр сарае каршында ТР Эт белгечлеге федерациясе вәкилләре дә чыгыш ясаячак, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе крынбасары Айрат Гәрәев.

Игенчеләр сарае алдындагы бәйрәм чараларын ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра. Иҗат һәм спорт чараларында актив катнашучылар Яңа ел лотереялары алачак. Төп бүләк – бозау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100