Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Игелек кәрзине» көзге хәйрия акциясе узачак
Казанда 19 һәм 20 сентябрьдә «Игелек Кәрзине» хәйрия акциясе узачак. Җыелган продуктларны авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә тапшырачаклар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акциядә катнашу өчен озак вакытлы яраклы продуктлар, шул исәптән ярмалар, макароннар, он, шикәр һәм тоз, консервалар, үсемлек мае, чәй һәм кофе, печенье сатып алырга кирәк. Волонтерлар икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт продукциясе, туңдырылган товарлар, тәмәке әйберләре, дарулар кабул итмәячәк.
Сатып алынган продуктларны супермаркетларның махсус кәрзиннәрендә калдырырга кирәк. Шулай ук шәһәр халкы товар җыюда ярдәм итә ала. Моның өчен +7(996)900-50-30 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Казандагы супермаркетларның адреслары: Декабристлар урамы 8, 152; Фучик урамы 92а, 110а, 123а; Глушко урамы 35; Җиңү проспекты 33; Ленинград урамы, 32; Копылов урамы, 5/1; Бутлеров урамы 56; Батыршин урамы 20а; Р.Зорге урамы 47; Восстание урамы 56, Ибраһимов урамы 56, Садовая урамы 5а (Осиново бистәсе); Светлая урамы 10 (Осиново бистәсе).
Акцияне «Милосердие Казань» ярдәм хезмәте һәм «Банк еды «Русь» хәйрия фонды оештыра, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз