news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда игълан ителгән ун көнлек һәм өмәдә 3,5 млн. кв.м мәйдан җир тәртипкә китерелгән

Бу көздә барлыгы 500 агач һәм 450 куак утыртылган, өмә көнне 55 меңнән артык казанлы катнашкан

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәрен санитар чистарту буенча 5 октябрь көнне игълан ителгән ун көнлеккә 17 октябрьдә гомумшәһәр өмәсе нокта куйды. Нәтиҗәдә, шушы эшләргә 120 меңләп казанлыны, 11 мең предприятие һәм оешманың хезмәткәрләрен җәлеп итеп, 3,5 млн. кв.м мәйдан территория тәртипкә китерелде, 500 агач һәм 450 куак утыртылды. Өмә көнне исә 55 меңнән артык кеше катнашты, дип хисап тотты бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Башкарма комитетның шәһәрне тышкы матурлау-бизәү комитеты рәисе Роза Җаббарова.

Аның сүзләренчә, шәһәр Башкарма комитеты һәм аның структур подразделениеләре хезмәткәрләре катнашында 30 гектар чамасы гомуми мәйдандагы 5 парк һәм сквер чүп-чардан, кипкән яфрактан арындырылган, шәһәр депутатлары Казан Зооботаника бакчасы территориясендә эшләгән. Яңа Савин районына караган Бондаренко урамында, районның 15 еллыгы уңаеннан, 200 агач утыртып, яңа скверга нигез салынган. Урамнардагы электр баганалары, транспорт тукталышы павильоннары, юл кырыйларындагы тимер коймалар чистартылган, 4 меңнән артык ишегалды тәртипкә китерелгән.  Рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән 66 чүплекнең 15е бетерелгән, 17се буенча шундый эшләр үткәрелә, тагын 34е үзенең «сәгате сукканны» көтеп тора.

Җыеп кына әйткәндә, 5 октябрьдән бирле 15,4 мең тонна көнкүреш чүп-чары һәм 6 мең куб м зур күләмле төзелеш калдык-постыклары җыештырып чүплекләргә чыгарылган, бу исә гадәттәгедән көн саен 20 процентка күбрәк. Административ комиссия шушы вакыт эчендә 5 утырыш үткәреп, барлыгы 576 административ материалны карап тикшергән, шәһәрнең тышкы кыяфәтенә зыян салган затларга карата барлыгы 900 мең сум күләмендә штраф салынган.

«Күзәтчелек үзәге белән берлектә шәһәрнең район территорияләрен кабул итеп алу комиссияләре тарафыннан табылган 322 хилафлыкның 299ы (92 процент) буенча уңай нәтиҗәгә ирешә алдык: чүпкә баткан контейнер мәйданчыклары, чүплеккә чыгарылмый калган каты көнкүреш һәм зур күләмле төзелеш калдыкларының күпчелегеннән арындык», - дип белдерде Р.Җаббарова һәм шәһәр чисталыгы районнар җитәкчелеге, казанлыларның ел әйләнәсе игътибар үзәгендә булырга тиешлеген искәртте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100