news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ИФОда җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының пленар утырышы бара

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнаша

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының пленар утырышы үткәрелә. Ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында уздырыла. Совет эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы, Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләре, җирле үзидарә буенча илкүләм һәм округ иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, округ төбәкләренең закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, муниципалилет башлыклары катнаша.

Утырыш барышында “Җирле үзидарә системасын камилләштерү: яңа мөмкинлекләр һәм мөмкин булган хәвефләр”, “Торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм юл төзү өлкәләрендә җирле үзидарә органнары мәсьәләләре” кебек сораулар карала.  Киңәшмә барышында шулай ук РФ Бюджет кодексында һәм “Җирле үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында”гы Федераль законда үзгәрешләр барлыкка килү белән бәйле рәвештә, камилләштерү буенча фикер алышу күздә тотыла.

Бүген иртән Совет катнашучылары Казанның берничә объекты мисалында шәһәрнең ТКХ өлкәсендәге предприятие эшчәнлеге белән таныштылар. Аерым алганда, килүчеләр “Уңайлы йорт” идарәче компаниясендә булдылар, биредә аларга идарәче компания мисалында күп фатирлы йортлар белән идарә итү турында сөйләделәр, “Ачык Казан” системасын тәкъдим иттеләр.

Соңыннан 7 нче гимназиядә семинар узды, аның барышында торак йортларда һәм социаль өлкәгә караган объектларда энергияне сакчыл файдалану, Казандагы торак йортларда бара торган капиталь ремонт буенча төзелеш контроле хезмәтләренең эшен һәм административ-техник инспекция идарәсенең төзекләндерү кагыйдәләрен башкару буенча эшен оештыру турында сүз барды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100