Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ИФО төбәкләрендә патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә чакырылышка кадәрге әзерлек мәсьәләләре буенча утырыш була
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында ТР җитәкчелегенең катнашуы көтелә
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 19 нчы декабрь көнне сәгать 12дә Казан Ратушасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы уздыру күздә тотыла.
“Идел буе федераль округы төбәкләрендә гражданлык-патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә чакырылышка кадәрге әзерлекне камилләштерү турында” темасына багышланган утырышта Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ИФОга керүче субъектлар башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ИФО төбәкләрендә Баш федераль инспекторлар, яшьләрнең спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәрге әзерлек үзәкләре белгечләре катнашачак.
Совет кысаларында Михаил Бабичның Казандагы “Патриот” яшьләрнең спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәрге әзерлек үзәгенә баруы ниятләнә. Анда кадетлар чыгышы көтелә, кунаклар үзәк эшчәнлеге белән танышып, эзтабарлар хәрәкәте музеена барачак.
Искәртеп үтәбез: моңа кадәр 18ендә Казан ратушасында Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының пленар утырышы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз