news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиденче тапкыр Якупов укулары узачак

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини һәм интеллектуаль мирасын барлау максатыннан, укулар оештырыла.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме һәм шаһит Вәлиулла хәзрәт Якуповның истәлегенә җиденче тапкыр Якупов укулары була. Чара “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини һәм интеллектуаль мирасын барлау максатыннан үткәреләчәк һәм бөтен Татарстан, Россия мөселманнарын җыячак.  Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Бүген күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме һәм шаһит Вәлиулла хәзрәт Якуповның тууына 55 ел тулды. Хәзрәт 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987 елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм «инженер химик-технолог» дипломы ала. Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1991 елда Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры» журналларының, еллык «Мөселман календаре»нең шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.
  • 1998 елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002 һәм 2006 елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист һәм ислам популяризаторы буларак та билгеле.
  • 2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100