news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиденче тапкыр "Кино вакыты" форумы була

Сценарийлар конкурсының гомуми приз фонды 2 600 000 сум тәшкил итә.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). 6 -7 мартта Казанда җиденче тапкыр "Кино вакыты" форумы узачак. Программада "АвторТочкаЯ", "КиноРrofi", "Кино күрсәтүләр" һәм III Кинопроектлар питчингы бар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

7 мартта III кинопроект питчингы була һәм VI ачык республика киносценарийлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Форум чаралары Заманча сәнгать галереясындә (Карл Маркс ур., 57) һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (Пушкин ур., 66/33) узачак. Форум Актерлар йортында (Щапов ур., 37) "The Oscars Shorts" эксклюзив коллекциясенең премьера алды күрсәтелүе белән ябыла.

6 март көнне форум Заманча сәнгать галереясындә эшләячәк. Бу көнне юрист, Россиянең 2 нче класслы киңәшчесе, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Вячеслав Рябков белән авторлык хокукы һәм юридик мәсьәләләр буенча (15.00-17.00), Россия мәдәният министры киңәшчесе Андрей Сорокин белән "Кинематография өлкәсендә дәүләт сәясәте" темасына (17.30 – 19.30) очрашу була.

Беренче көн ахырында форум кунакларына питчингларда катнашучы фильмнар программасы тәкъдим ителәчәк (19:30 – 20:30). 7 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында III Кинопроектлар питчингы узачак (10.00 – 13.00).

Шорт-листка барлыгы 15 проект кергән: 10 тулы метражлы һәм 5 кыска метражлы проект. Проектлар дүрт номинациядә бүләкләнәчәк: иң яхшы тулы метражлы проект; иң яхшы документаль проект; иң яхшы кыска метражлы проект; "Work-in-progress"номинациясендә иң яхшы проект.

Экспертлар советы составына Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге башкарма директоры Дмитрий Якунин, Россия мәдәният министры киңәшчесе Андрей Сорокин һәм башкалар керәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Казанда кинопроектларның III питчингында катнашучыларның Шорт-листы:
  • «Родник Марьям», Сафиуллин Малик (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Ярость», Гаранин Андрей (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Я не приду», Сабитов Булат (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Новая Шотландия», Иванникова Анна (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Баня», Николаев Дмитрий (тулы метражлы уен фильмы)
  • «О, жажда золота», Ишкинин Роман (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Город Брежнев», Потехин Артем (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Кахексия», Галимуллина (Кузьмина) Алинә / Романов (Хөснетдинов) Тимур (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Не называй меня Вася», Шакирҗанова Әлфия (тулы метражлы уен фильмы)
  • «Дебаркадеры», Мурашова Мария (тулы метражлы документаль фильм)
  • «Дыши глубже», Хайнуров Рудольф (кыска метражлы уен фильмы)
  • «Солдатская шапка», Москвин Павел (кыска метражлы уен фильмы)
  • «Разговор», Какалия Занда (кыска метражлы уен фильмы)
  • «Звезда», Матросов Алексей (кыска метражлы уен фильмы)
  • «Чистопольская тетрадь», Нафиков Ришат (кыска метражлы уен фильмы)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100