news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “ИделСәламәтлекЭкспо” күргәзмәсе ачылды

“Татарстан өчен, бүген күргәзмә эшендә катнашкан оешмалар өчен хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыруда күргәзмәнең роле бәһасез”, - дип белдерде Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе урынба

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда “ИделСәламәтлекЭкспо” (“ВолгаЗдравЭкспо”) исемле 14-нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Аны тәкъдир итү тантанасында Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Серегина, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин катнаштылар.

Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Серегина: “Бүген Татарстанда шундый күргәзмәне ачуда катнашуыма мин бик шат. Республика шундый матур эшнең инициаторы булып тора. Һәм бу инициатива уңышлы гына дәвам иттерелә. Татарстан өчен, бүген күргәзмә эшендә катнашкан оешмалар өчен хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыруда күргәзмәнең роле бәһасез”, - дип белдерде.      

ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, үз чиратында, күргәзмәнең югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне үстерүдәге әһәмиятен ассызыклап үтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда югары технологик медицина ярдәме алган кешеләр санын 2,5 тапкырга арттырырга – операцияләр санын 9 меңнән 19 меңгә җиткерергә мөмкин булды. Алга таба республика бу күрсәткечне 36 меңгә җиткерергә планлаштыра. “Күргәзмәнең максаты - төбәк медицинасы өлкәсендәге казанышларны таныту, дөнья дәрәҗәсендәге техника һәм җиһазлар белән таныштыру, хезмәттәшлек итү өчен юллар ачу. Без кунакларыбызның Татарстанда хезмәттәшләрне табуын, ике якка да файдалы булган бәйләнешләрне урнаштыруын һәм үстерүен телибез”, - диде министр.         

Чараны ачу тантанасында күргәзмәнең Татарстан Республикасы базарына югары сыйфатлы даруларны, медицина техникасы, җиһазларны чыгаруда роле зур булуы турында да әйтелде.

 Быел экспозициядә Россиянең 13 субъектыннан, Алмания, Израиль, Швейцария кебек илләрдән 110га якын ширкәт һәм оешма катнаша. Алар Татарстандагы медицина өлкәсен техника, диагностика, шул исәптән рентген диагностикасы өчен җиһазлар; эндоскопия җайланмалары; хирургия, урология, гинекология, ортопедиядә кулланыла торган җиһазлар; лаборатория өчен техника; дарулар, витаминнар, гомеопатик препаратлар; дәвалау косметикасы; фәнни-методик әдәбият, уку әсбаплары белән тәэмин итә.

Күргәзмәне ачу кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының “Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина ярдәме сыйфаты” темасына коллегия утырышы, “Баш табиб”, “Онколог”, “Невролог”, “Педиатр”, “Офтальмолог” көннәре уза. Күргәзмә белән 2 октябрьгә кадәр танышып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100