Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Идел-Урал төбәге милли тарихы һәм мәдәнияте турында китап тәкъдим ителде
“Татарлар” томында Көнбатыш Себер, Түбән Идел буе һәм башка якын чит ил дәүләтләре материаллары кулланылган.
(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда, “Россия – Минем тарихым” тарихи паркында “Халыклар һәм мәдәниятләр” сериясеннән “Татарлар” томы тәкъдим ителде.
- Китапта Россиянең Идел-Урал төбәге татарлары милли тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә үткәрелгән яңа тикшеренү материаллары тупланган. Шулай ук чагыштыру өчен Көнбатыш Себер, Түбән Идел буе һәм башка якын чит ил дәүләтләре материаллары кулланылган.
“Төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар, үзләренең күп төрлелекләренә карамастан, бердәм. Без үзебезнең томыбызда нәкъ менә шуны күрсәтергә теләдек”, - диде Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, философия фәннәре кандидаты, тарих фәннәре докторы Рафаил Хакимов.
- “Татарлар” томы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә әзерләнгән.

“Безгә соңгы 15 ел эчендәге татар халкы, татар культурасы белән бәйле булган тикшеренүләрне өйрәнү мөһим иде. Китапның беренче томы кызыклы һәм кешеләргә файдалы булып чыкты. Шунлыктан икенче том булдырылды”, - диде Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова.
Чараны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да тамаша кылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз