Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Идел очрашулары-36» яшь журналистлар һәм кинематографистлар фестивале узачак
5-9 гыйнварда Казанда «Идел очрашулары» фестивале узачак. Ул быел 36 еллыгын билгеләп үтә. Татарстан башкаласына Россиянең 27 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән һәм Казахстаннан 300дән артык яшь журналист, кинематографист, мультипликатор һәм фотограф киләчәк.
Катнашучылар өчен кызыклы белем бирү программасы әзерләнгән: профессиональ журналистлар, режиссерлар, операторлар, продюсерлар, фотографлар, мультипликаторлар һәм артистлар 200дән артык мастер-класс, тренинг һәм иҗади очрашулар үткәрәчәк. Казан шәһәре һәм балалар туризмы турында медиаконтент булдыруга аерым игътибар биреләчәк. Фестивальнең яшь катнашучылары видеосюжетлар, текстлар, мультфильмнар, фотоотчетлар, газета саннары һәм фестиваль телекөндәлекләре әзерли алачак.
Фестиваль программасында Казан Кремленә һәм Татарстанның Милли музеена экскурсия, «Оперение» балалар театр-студиясенә бару, шулай ук Зөягә, Раифага һәм Казанның Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә иҗади сәфәр кылу булачак, дип көтелә.
Фестиваль «Яшь журналистлар лигасы» гомумроссия балалар иҗтимагый оешмасы, «Татмедиа» агентлыгы, «Мегафон» компаниясе, «Юнпресс» мультивидеопорталы, «Наш пресс» яңалыклар агентлыгы, «Классное радио» радиостанциясе ярдәмендә үткәрелә.
Җиңүчеләр өчен «Татарстан – казанышлар Республикасы» проектыннан махсус бүләк әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз